Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалында медицина советы утырышы узды

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалында медицина советының йомгаклау утырышында катнашты.

«Онкоүзәк коллективы белән иң җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты дип ышаныч белән әйтә алам. Бу очраклы түгел. Безгә Яр Чаллыда онкоүзәкнең заманча җайланмалары белән җиһазландырылган яңа төзелеш идеясен бергәләп тормышка ашыру насыйп булды», – дип шәрехләде парламентарий.
Объект Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән төзелде. Федераль адреслы инвестицион программа буенча федераль бюджеттан финанслау 48%, республика финанславы 52% тәшкил итте. Төзелешнең гомуми бәясе 2 286,01 млн сум тәшкил итте.
«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАССУның Яр Чаллы филиалын модернизацияләү кысаларында елына 100 мең кеше кабул итүгә исәпләнгән амбулатор-поликлиника һәм елына 30 мең нур терапиясе сеансын үткәрердәй радиология үзәкләре төзелде.
«Минем округта сәламәтлек саклауны үстерү буенча барлык тәкъдимнәрне хупладым һәм хуплаячакмын. Милләтне саклау, халыкның сәламәтлеген саклау өчен, бигрәк тә беренчел звенода, югары технологияле медицинада кертемнәрне арттырырга кирәк дип саныйм», - дип билгеләп үтте Когогина.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә