Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республика көнендә Чаллыда Айдар Галимов һәм Jony чыгыш ясаячак

Мәйданда бәйрәм программасы салют белән тәмамланачак.

Республика һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары 30 августта узачак.

29 августта исә Яр Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары өчен 10 сәгатьтә «Акварель-2021» чәчәкләр фестивале ачылачак. Биредә чәчәкләрдән торган күләмле композицияләр, төсле-декоратив үсемлекләрне сату-ярминкәләр тәкъдим ителәчәк, тематик күргәзмәләр оештырылачак, Бөтенроссия халык-сәнгать һөнәрләре фестивале кысаларында мастер-класслар, “Осталар шәһәре” декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек фестивале кысаларында мастер-класслар оештырылачак.
30 августта чаралар шәһәрнең өч районында - алты мәйданчыкта оештырылачак.

Яр буе паркының кече мәйданында 14 сәгатьтә фестивальдә катнашучыларны, шулай ук ишегалларын, районнарны төзекләндерү буенча шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү уздырылачак. 17 сәгатьтә биредә шәһәрнең иҗат коллективлары, студентлар һәм шәһәрнең уку йортларында белем алучы укучылары катнашында “Сиңа дан һәм хөрмәт, сөекле Татарстан!” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша башлана. Сәгать 18.15дә концертны Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Галимов дәвам итәчәк, 19.15дә Россия эстрадасы йолдызы Jony чыгышы көтелә. 20.00 сәгатьтә - күңел ачу программасын, дискотеканы диджей Илья Лавров үткәрәчәк. 21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты булачак.

30 августта 11 сәгатьтә шәһәр ипподромында абсолют батыр исеме һәм ат чабышлары өчен милли көрәш ярышлары башлана. Биредә “Чишмә” халыклар дуслыгы йорты коллективлары оештырган концерт та булачак.

13 сәгатьтә бәйрәм программасы "Азатлык" мәйданында да ачылачак. 12 сәгатьтән Чаллылыларны Сидоровский паркында, 14 сәгатьтән исә Җиңү паркында бәйрәм белән котлаячаклар.

Фото: avtoradio.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм