Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республика көнендә шәһәр мэры Чаллы халкына дәүләт бүләкләре тапшырды

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы халкын һәм шәһәр кунакларын сәхнә түреннән котлады.

Шәһәр башлыгы Чаллы халкына дәүләт бүләкләре тапшырды. Агапов Виталий Васильевич мактаулы хезмәте өчен медаль алды.
"Ана даны - Материнская слава" медале белән биш баласы әнисе Чермакова Татьяна Марсовна бүләкләнде.
«Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» мактаулы исеменә Медко Светлана Владимировна, Вәлиуллин Рәдиф Зиннәтулла улы лаек булды.
Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре» мактаулы исеме Ганбарова Адил Азим-Оглага бирелде.
«Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» мактаулы исеме Чураева Людмила Геннадьевнага бирелде.

"ТР атказанган төзүчесе" исеме Абдуллин Рөстәм Равил улына бирелде. Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасында физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеше өчен Безыменная Людмила Анатольевна Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм “Чаллы шәһәре каршындагы казанышлары өчен” билгесе белән күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мингалимов Марсель Җәүдәт улы, Корбанов Мелис Нияз улы бүләкләнде.

Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары өчен популяр башкаручылар чыгыш ясады. Үзенең популяр җырларын Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Jony - Россия эстрадасы йолдызы башкарды.

Чаллы тамашачысы артистларны җылы кабул итте, башкаручыларны алкышларга күмде. Концерттан соң "Авторадио" дан дискотека оештырылды. Татарстан Республикасы көне Чаллыда бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү