Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республикада «Елның иң яхшы территориаль-иҗтимагый үзидарә» конкурсы үтте

Әлеге конкурска барлыгы 172 гариза кабул ителгән, шуларның 68е – Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән.

Нәтиҗәдә 1нче урынга шәһәребезнең Үзәк районыннан 13нче, 14нче, 39нчы комплексларнын территориаль-иҗтимагый үзидарәләре, Автозавод районының «Солнечный», Комсомол районының «Прибрежный», «Бумажник» территориаль-иҗтимагый үзидарәләре лаек булды. Алар 665 мең сумлык грантка ия булды. 

2нче урында – шәһәребезнең Автозавод районыннан «Цветочный», «Московский», «Сосновый Бор», Комсомол районыннан 32нче комплекс территориаль-иҗтимагый үзидарәләре. Алар 500 мең сум грант алачак.

3нче урында – Автозавод районының «Импульс», Комсомол районының «Мирный», «Счастливый», «Суар» территориаль-иҗтимагый үзидарәләре. Алар 430 мең сумлык грантка ия булды. 

4нче баскычта – Автозавод районының 48нче комплекс, «Вахитовский», Үзәк районының «Береговая 35» территориаль-иҗтимагый үзидарәләре. Алар үз территорияләрен төзекләндерү өчен 298 мең сум акча алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев