Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рестораннар төнгә кадәр эшлиячәк

Моңа кадәр җәмәгать туклануы урыннары, яңа чикләүләр кертү белән, 23.00 сәгатьтән соң ябылырга һәм 6.00 сәгатьтә ачылырга тиеш иде.

Татарстанда җәмәгать туклануы биналарына 0.00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт ителәчәк, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. «Бүген иртән традицион шимбә киңәшмәсендә Республика Президенты җәмәгать туклануы йортларына карата кабул ителгән карарны яңгыратты. Рестораннарга 0.00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт ителәчәк",-дип хәбәр итте Казан Кремле матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Моңа кадәр җәмәгать туклануы йортлары, яңа чикләүләр кертү белән, 23.00 сәгатьтән соң ябылырга һәм 6.00 сәгатьтә ачылырга тиеш иде. Галимова җаваплы органнарга туклану йортларының эш вакытын озайту мәсьәләсен анализларга һәм үз тәкъдимнәрен бирергә кушты, дип өстәде.

 

Чыганак:татар информ

Фото:ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев