Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рестораннарга төн уртасына кадәр эшләргә рөхсәт иткәннәр

Татарстанда җәмәгать туклануы оешмаларына 0.00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт итәчәкләр, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов

«Бүген иртән республика Президенты традицион шимбә киңәшмәсендә җәмәгать туклануы оешмаларына карата кабул ителгән карарны яңгыратты. Рестораннарга 0.00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт итәчәкләр», — дип хәбәр итте Казан Кремле матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Элегрәк җәмәгать туклануы оешмалары яңа чикләүләр кертү белән 23.00 сәгатьтән соң ябылырга һәм 6.00 сәгатьтә ачылырга тиеш иде.

Галимова билгеләп үткәнчә, Президент җаваплы органнарга туклану биналарының эш вакытын озайту һәм үз тәкъдимнәрен бирергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100-летие ТАССР