Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Режиссер-документалист Чаллыда «Бөек Төньяк юл» фильмын күрсәтәчәк

Дөнья тирәли сәяхәт кылган Мәскәү режиссеры һәм сәяхәтче, Рус география җәмгыяте әгъзасы, күп кенә экспедицияләр катнашучысы Леонид Круглов Чаллыда «Бөек Төньяк юл» кинопроектын тәкъдим итәчәк. Документаль фильмның презентациясе аның Чаллыга визиты кысаларында 10 ноябрьдә узачак.

Икенче көнне, 11 ноябрьдә, Леонид Круглов Бөтенроссия география диктанты кысаларында 26нчы гимназиядә викторина үткәрәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, диктант быел 19 мәйданчыкта оештырылачак. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен сынау узачак мәктәпкә килергә кирәк. Белем бирү учреждениеләре исемлеген биредә карарга мөмкин.

Леонид Круглов 20 ел буе экспедиция эше алып барган: җир шарының кыен урыннарына 55 экспедиция ясаган, шул исәптән Папуа-Яңа Гвинея, Амазония, Тибет, Эфиопия, Таймыр, Ерак Көнчыгышка. Ул Россия Фәннәр академиясе Этнология һәм антропология институтының «Бөтен дөнья белән Диалог» проекты җитәкчесе булып тора.

http://nabchelny.ru/news/34172

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев