Резин итек сайлыйбыз
Яңалыклар тасмасы

Резин итек сайлыйбыз

«Иң элек итекнең табанына игътибар итегез», - ди белгечләр.

Хәзер сатуда резин итекләрнең ниндиләре генә юк? Төрле төстәгесе, төрле формадагысы, төрле материалдан эшләнгәннәре... Шулар арасыннан үзеңә ошаганын һәм уңайлысын гына сайлап аласы.

Резин итек сайлаучыга киңәшләр:

- Итекнең табанына игътибар итегез. Ул таймаса яхшырак. Шулай ук табаны бөгелә торган булса, умыртка баганасына зыян килмәс.
- Итекнең үзен җентекләп карап чыгарга онытмагыз. Сыдырылган, кабарып торган урыннары булмаска тиеш. Алайса ул бик тиз тишелеп чыгачак.
- Резин итек үзенең формасын яхшы саклый, ягъни ул киңәйми. Аякларыгыз гел җылыда йөрсен өчен калын оекбаш киеп алыгыз.
- Кайбер резин итекләр йон, киез оеклар белән бергә сатыла. Аларны алып киптерергә дә мөмкин.

Шунысы да бар: табиблар резин итекне көненә 3 сәгатьтән дә артыграк киеп йөрмәскә киңәш итә. Чөнки алар һава кертмиләр, нәтиҗәдә аяклар тирли, дымлана. Бу исә гөмбәчек авыруы барлыкка килүгә сәбәпче булып тора.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев