Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рифат Ханнанов Казан Башкарма комитетыннан Россия Хөкүмәте командасына эшкә күчте

Казанда Ханнанов муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматка күчерү белән шөгыльләнде

 Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсен җитәкләгән Рифат Ханнанов, эшен алыштырып, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко командасына кушылды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ханнанов шәһәр Башкарма комитетында 2008 елдан бирле эшләде, ә 2014 елда Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсен җитәкләде. Аның җитәкчелегендә шәһәрдә муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматка күчерү һәм видеокүзәтү белән шөгыльләнделәр.

Шунысын да искәртик: быелның башыннан Казанның муниципаль порталында 47 төрле хезмәт күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев