Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

РКХ табиблары Татарстан өчен уникаль рак шешен бетерү буенча операцияне үзләштерделәр

Уникаль операция моңарчы Мәскәүдә генә ясалган

РКХ табиблары яман шешкә Татарстан өчен уникаль операцияне үзләштерделәр. Бу хакта агентлыкка РКХ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

57 яшьлек хатын-кыз  үз диагнозы турында башлангыч стадиядә, планлы тикшерү вакытында белә. МРТТА медиклар үт куыгы юлларында яман шешен күргәннәр.

Кагыйдә буларак, мондый катлаулы операцияне ачык юл белән генә ясыйлар, шуннан соң пациент авыр һәм озак торгызыла. Өстәвенә, хатын-кызда артык тән авырлыгы һәм механик сары чиреннән җәфа чигә, бу операцияне катлауландыра.

РКХнең 2нче хирургия бүлегендә хатын-кызга альтернатив вариант тәкъдим иттеләр-шешне өч прокол аша  алырга.

Сигез сәгать дәвамында 2нче хирургия бүлеге мөдире Александр Киршин, хирурглар Ленар Җиһаншин һәм Станислав Понуркин ашказаны, үт куыгы, 12 эчәклек, ашказаны асты бизенең баш, эчәкнең төп бүлеге — 15 см чамасы һәм лимфоузлны тишекләр аша алалар. Хәзер хатын-кыз үзен яхшы хис итә, әмма әлегә хастаханәдә күзәтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев