Роберт Миңнуллин белән хушлашу иртәгә
Яңалыклар тасмасы

Роберт Миңнуллин белән хушлашу иртәгә

Татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: татар шагыйре, журналист һәм сәясәт эшлеклесе Роберт Миңнуллин вафат булды.

Робер Миңуллин белән хушлашу иртәгә, 28 март көнне, 9:00да Камал театры бинасы каршындагы мәйданда булачак. Әдипне Казанның Яңа бистә татар зиратында җирләячәкләр.

 

Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.

 

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


100-летие ТАССР

Нет комментариев