Роспотребнадзор талпаннар уяну турында кисәтә
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор талпаннар уяну турында кисәтә

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, иртә яз һәм уңай табигать шартлары талпаннарның активлашуына китерәчәк.

Энцефалит (баш мие ялкынсынуы) таратучы талпаннар республиканың 28 районында, шулай ук Казан һәм Чаллыда да очрый. Боррелиоз (нерв системасы параличы) тарата торган урман бете республиканың бөтен территориясендә табып була. Татарстанда 9 марттан башлап атналык мониторинг алып барыла. Әлегә талпан тешләү очраклары теркәлмәгән, тик былтыр 23 мартта ук зыян күрүче мөрәҗәгать иткән булган. Быел бөҗәк тарата торган энцефалитка каршы 8 меңнән артык кешегә прививка ясалачак.

 

 

Ватаным Татарстан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев