Йөрәк авырулары булган кешеләргә суда коенудан баш тартырга туры киләчәк
Крещение коенулары чыныккан һәм ОРВИ симптомнары булмаган татарстанлыларның сәламәтлеге өчен куркынычсыз булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Су коену өчен махсус җиһазландырылган урыннарны сайларга кирәк, суны ТР Роспотребнадзор тикшерәчәк. Ә ОРВИ температурасы һәм симптомнары белән чуму катгый тыела. Шулай ук Крещение коенуыннан йөрәк чирләре булганнарга баш тартырга кирәк,чөнки температураларның кискен алышуы аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Нет комментариев