Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия халкына май бәйрәмнәре турында аңлатма бирделәр

Бу юлы ял көннәре алдыннан эш сәгатьләре кыскартылмаячак.

Май бәйрәмнәрендә Россия халкын 29 апрельдән 1 майга һәм 6 майдан 9 майга кадәр 7 эш көне булмаган ял көне көтә.

Работа.ру сервисының персонал һәм оештыру үсеше директоры Юлия Санина хәбәр иткәнчә, ял көннәре алдыннан кыскартылган эш көннәре булмаячак. Хөкүмәт быел бәйрәм алдыннан эш көне кыскара торган өч көнне билгеләгән, алар – 22 февраль, 7 март һәм 3 ноябрь.

«Шулай итеп, 28 апрель һәм 5 май эш көннәре гадәти булачак, биш көнлек эш атнасында бу бәйрәм алды җомгалары сигез сәгатьлек эш көне булып калачак», - ди эксперт.

Санина шулай ук озын май бәйрәмнәре аркасында хезмәт хакын киметү законсыз, ялларда хезмәт өчен түләнергә яки өстәмә ял (отгул) белән алыштырырга тиеш, дип ассызыклады.

Шул ук вакытта, әгәр хезмәт хакы айның беренче көненә туры килсә, эш бирүче хезмәткәрләренә 28 апрельдән дә соңга калмыйча түләргә тиеш була. Әгәр хезмәт хакы көне 8-9 майга туры килсә, хезмәт хакы 5 майга кадәр түләнә, дип аңлатты белгеч.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм май яз ял

2
X