Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә өлешчә мобилизация тәмамланды

Өстәмә задание күздә тотылмый.

Россиядә өлешчә мобилизация тәмамланды, дип белдерде РФ оборона министры Сергей Шойгу Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда. 

300 мең кешене өлешчә мобилизацияләү бурычы үтәлде.  Өстәмә задание күздә тотылмый. 

Мобилизацияләнгәннәрнең уртача яше – 35. Үз теләкләре белән китүчеләрнең саны 13 меңгә җиткән. Махсус хәрби операция зонасына 82 мең кешене җибәргәннәр. 218 меңләп кеше әзерлек этабын уза.

Оборона министры Сергей Шойгу әйтүенчә, хәзер инде хәрбиләр сафына килешү буенча хезмәт итүчеләрне һәм теләге булганнарны гына кабул итәчәкләр. 

Форсаттан файдаланып, Владимир Путин хәрбиләр сафына кушылганнарга рәхмәтен белдерде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт