Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиягә эшкә африкалылар киләчәк

Эшче куллар җитмәү проблемасын хәл итү юлын уйлап таптылар.

Россия белән Кения арасында килешү төзелде. Аның буенча 10 мең Кения гражданын эшкә алу өчен безнең илдә шартлар тудырылачак. Әлегә аларның кайсы өлкәдә эшәячәге төгәл билгеле түгел. Африкалыларның 30 меңе Израильдә авыл хуҗалыгында, 20меңе Сербиядә төзелеш һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәшгуль. 

Моңарчы эшче куллар җитмәү проблемасын өлкән яшьтәгеләр ярдәмендә хәл итәргә тәкъдим кертелгән иде. Моның өчен эшләүче пенсионерларның иминият взносларын пенсия фондына баруын туктату каралды. 

Бүгенге көндә Россиядә 4.8 миллион хезмәткәр җитми. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев