Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә балаларга яңа ел түләүләре өчен 70 млрд сум тотылачак

Бер тапкыр түләнә торган акча җиде яше тулмаган 15 миллионга якын балага биреләчәк.

Россиядә җиде яше тулмаган балалары булган гаиләләргә яңа ел түләүләре өчен 73,5 млрд сум тотылачак. Әлеге карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта Россия Министрлар Кабинетының рәсми сайтында хәбәр ителә. 

Бер тапкыр түләнә торган акча 15 млн балага биреләчәк. Бу хакта 17 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә әйтте.  

«Җиде яше тулмаган балалары булган гаиләләргә бер тапкыр түләнә торган акча бирүне финанслауны, аның тәртибен һәм шартларын тәэмин итә торган ике документны имзаладым. Әти-әниләр яки опекуннар һәр бала өчен бишәр мең акча алачак. Моның өчен без 73,5 млрд сумнан күбрәк акча тотачакбыз», — дип белдерде Россия Премьер-министры. 

Аның сүзләренчә, балаларга яңа ел бәйрәме оештырыр өчен һәм аларга бүләкләр алыр өчен бу акчаларны алучыларга тиз арада күчерергә кирәк. Коронавирус пандемиясе вакытында бу бик мөһим. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X