IT-өлкәгә ярдәм итү өчен Россиядә 5 процентлы яңа ташламалы ипотека программасы гамәлгә ашырыла башлый, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Төп бурыч – тармак хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудыру. Бу торак мәсьәләсен хәл итүгә дә кагыла. Без IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека программасын гамәлгә ашыра башлыйбыз», - диде Хөкүмәт Рәисе һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә аккредитацияләнгән компанияләрнең хезмәткәрләре 5 процент ставка белән фатир сатып алу өчен кредит рәсмиләштерә алуын әйтте.
Мишустин халкы миллионнан арткан төбәкләрдә займның иң зур күләме – 18 миллион, башка төбәкләрдә 9 миллион сум тәшкил итәчәгенә игътибар юнәлтте.
«2024 ел ахырына кадәр гомуми күләме 240 миллиард сум тирәсе тәшкил иткән 50 меңгә якын кредит бирелер дип өметләнәбез», - диде ул.
2022 елда Россия IT-тармагына ярдәм йөзеннән 21,5 миллиард сум акча юнәлдереләчәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Хөкүмәт тарафыннан мәгълүмати технологияләр өлкәсенә ярдәм күрсәтү чаралары РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән әзерләнә.
Нет комментариев