Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә #МыВместе премиясен алу өчен ирекле ярдәм күрсәтүчеләр тарафыннан гаризалар кабул итү дәвам итә

Россиядә #МыВместе халыкара премиясенә гаризалар кабул итү озайтылды. Чарада катнашу өчен теләүчеләр 25 июльгә кадәр премия сайтында катнашырга мөмкиннәр – https://премия.мывместе.рф/.

Гаризаны дүрт трек буенча бирергә мөмкин: «Волонтерлар һәм НКО», «Бизнес», «Медиа» һәм We are together (чит ил гражданнары өчен). 
Катнашучыларны тагын бер номинация көтә – "Ел кешесе". Августтан октябрьгә кадәр федераль округларда премиянең ярымфиналлары узачак. Финалга чыгучыларның проектлары һәм эшләре халык тавыш бирүендә бәяләячәк һәм 15 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгелиячәкләр.
Премия Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлыгы» федераль проекты кысаларында уздырыла. Аның максаты – кешеләргә ярдәм итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту буенча инициативаларны хуплау. Ул 18 майда #МыВместе үзара ярдәмләшү акциясен дәвам итү буенча эшли башлады, ул 2020 елның мартында старт алды. #МыВместе җиңүчеләре 5 декабрьдә билгеле булачак, бүләкләрне традиция буенча дәүләт башлыгы тапшырачак.

Фото: 19rus.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ирекле ярдәм күрсәтү

2
X