Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиянең танылган футболчылары яшь чаллылылар өчен мастер-класс үткәрделәр

«КАМАЗ» стадионында футбол йолдызлары яшь чаллылылар өчен Футбол дәресе үткәрделәр.

Дмитрий Сычев, Руслан Пименов, Динияр Биләлетдинов, Дмитрий Хлестов Яр Чаллыга "Безнең егетләр" автойөреше кысаларында килде. Чара 2022 елгы дөнья чемпионатына сайлап алуда «Россия-Словакия» матчы алдыннан Россия җыелма командасына көч бирүгә һәм балаларны футбол белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Кунакларны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сәламләде: «Без бүген дөньякүләм танылган Россия спорты йолдызлары белән танышу мөмкинлегенә ия. Безнең малайлар һәм кызлар чын остазлардан дәресләр ала алачаклар. Минемчә, алар озак елларга безнең бүгенге спорт чарасын хәтердә калдырыр». 
Россиянең атказанган спорт мастеры Динияр Биләлетдинов булдырылган инфраструктураны һәм тренировкалар өчен мөмкинлекләрне билгеләп үтте: «Монда барысы да уңайлы ясалган. Мин Татарстанда ике ел яшәдем, әмма Чаллыга барып җитмәдем. Мин Европада берничә ел яшәдем, һәм мин анда моның ничек оештырылганын күрдем. Бу - балаларның мәктәптән үк футбол белән мавыгуы, малайларның да, кызларның да. Футболга мәктәпләрдә басым ясарга кирәк, без моның белән шөгыльләнәбез дә», – диде ул. 
Искәртеп узабыз, 1 сентябрьдә илнең сигез төбәгендәге 150 гомуми белем бирү мәктәбендә "Мәктәптә футбол" проекты гамәлгә керде. Әлеге мәктәпләрдә өченче физкультура дәресе - даими нигездә футбол дәресе. Проектта катнашучы төбәкләрнең берсе Татарстан булды. Россия футбол берлегенең барлык мәктәпләренә дә үз акчалары хисабына футбол дәресләрен үткәрү өчен кирәкле спорт инвентаре китерелә. "Мәктәптә Футбол" проектының төп элементы - мәктәп педагогларын футбол нигезләренә һәм спортның бу төре белән шөгыльләнү өчен заманча методикаларга өйрәтү. Укулар бушлай уздырыла һәм беренче чиратта мәктәп физкультура укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагогларына исәпләнгән. Хәзерге вакытта бу укуларны инде 1 200дән артык кеше үткән.
«Безнең балачакта безгә футболчылар килеп, мастер-класслар күрсәтеп йөрми иде, без мондый мөмкинлектән мәхрүм идек. Бу дөрес юнәлеш, моны хәзер Россиянең зур шәһәрләрендә башкаралар. Безнең бурыч – егетләрне һәм кызларны футболга гашыйк итү», – дип сөйләде Руслан Пименов.
Футбол йолдызлары фанатлары өчен автограф-сессия оештырдылар.
Спортчылар «Күн туп» Россия турнирында җиңгән кызлар командасын бүләкләделәр.
Автойөреш кысаларында футболчылар Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Әлмәткә барачаклар. Турның соңгы шәһәре Казан булачак, анда 8 октябрьдә «Россия-Словакия» футбол матчы узачак.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол спорт футбол камаз