Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре Тукай районы тәҗрибәсе белән танышты 

Утыз тугыз төбәктән килгән биш йөзләп катнашучы  дүрт төркемгә бүленеп, авыллардагы хуҗалыклар алып барган эшчәнлек белән танышты.  

IX Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары бүген Тукай районы эшмәкәрләренең эш тәҗрибәсе белән танышты. Делегатлар районның алга киткән хуҗалыкларында, җитештерү оешмаларында булды. 

«Бу район юкка гына сайланмады. Соңгы өч-дүрт елда ул нык үсеш алды. Район авыл хуҗалыгы үсеше буенча беренчелектә. Аларның эшчәнлеге, нәтиҗәләре башкалар өчен үрнәк булып тора. Тукай районы аша без Татарстанны күрсәтә алабыз», — дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров. 

Утыз тугыз төбәктән килгән биш йөзләп катнашучы  дүрт төркемгә бүленеп, авыллардагы хуҗалыклар алып барган эшчәнлек белән танышты.  

Бер төркем делегатлар Иске Җирекле авылындагы Минталип Миңнехановның крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар.  

“Миңнеханов” хуҗалыгы бәрәңге, кәбестә, бөртекле культуралар һ.б. төрле яшелчәләр җитештерә. 

Моннан кала, кунаклар кош-корт үстерелә торган “Фәррахов” крестьян фермер хуҗалыгын, Тукай районы Биклән авылындагы полиэтилен торбалар җитештерүче, 60 кеше эшли торган “Сокол” заводын карадылар. 

Шулай ук делегатлар Тукай районы Бакчасарай авылындагы “Миңнехуҗин” КФХ эшчәнлеге белән танышты. Фермер хуҗалыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре – терлекчелек һәм игенчелек продукциясе җитештереп сату. 

  Тукай районы барлыкка килүгә быел 45 ел була.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев