Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллы эшмәкәрләре белән очрашты

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрит Габделганиев озатуында Рөстәм Миңнеханов «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә булды.

Бүген биредә сәнәгатьнең төрле тармакларында эшләүче 300 предприятие урнашкан. Шулай ук биредә «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең 12 резиденты һәм 27 чит ил компаниясе һәм уртак предприятие эшчәнлеге алып бара.
Җитештерүне карау «СтиС-Набережные Челны» пыяла заводыннан башланды. Экскурсияне башкарма директор Дмитрий Уразов үткәрде. Ул президентка предприятиенең 14 ел инде тәрәзә продукциясе җитештерү буенча уңышлы эшчәнлек алып баруын һәм Татарстан Республикасында һәм күрше төбәкләрдә пыяла базарының абсолют лидеры булуын сөйләде.
«Бу нәтиҗәләргә компания югары квалификацияле хезмәткәрләр, яңа эшләнмәләр һәм инновацион технологияләр кертү ярдәмендә иреште», - дип ассызыклады директор.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, завод 3 500 кв.м. артык территориядә урнашкан һәм сәнәгатьнең барлык тармаклары өчен сыйфатлы продукция җитештерергә мөмкинлек бирә торган иң яңа заманча җиһазлар белән җиһазландырылган җитештерү линиясен үз эченә ала.
Продукциянең Россиядә аналоглары юк һәм тулысынча илебезнең комплектлау әйберләреннән тора. Инвестицияләр күләме 320 млн сум тәшкил иткән, лаборатория булуы даими нигездә җитештерелә торган продукциянең югары сыйфатын контрольдә тотарга һәм сакларга мөмкинлек бирә. Бары тик тикшерелгән, үзебезнең җитештерүчеләрнең чималы генә кулланыла. Көн саен «СтиС-Набережные Челны» ҖЧҖ продукциясе Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Казан, Яшел Үзән, Чебоксар, Йошкар-Ола, Уфа һ. б. шәһәрләргә җиткерелә.  
Алга таба президент шәһәр предприятиеләре продукциясе күргәзмәсендә булды. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сәфәр