Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Covid-19 таралуга каршы чараларны катгый үтәүне таләп итте.

ТР Президенты барлык җитешсезлекләргә кичекмәстән реакция белдерергә кирәклегенә игътибар итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Covid-19 коронавирусының таралуына каршы көрәшкә юнәлдерелгән чараларны катгый үтәүне таләп итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кабул ителгән карарларны үтәү генә коронавирус аркасында яңа чикләүләр кертүдән котылырга мөмкинлек бирәчәк.

«Без үз тактикабызны сайладык: бездә мәктәпләр, балалар бакчалары, кунакчыллык системасы эшли. Без хәл тотрыклы булсын өчен барысын да эшлибез. Әмма бу кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләрен үтәгәндә генә мөмкин», – дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов: «Бу бик җитди момент. Барлык җитешсезлекләргә кичекмәстән реакция белдерергә кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус