Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов өлкән яшьтәге татарстанлыларны Корбан бәйрәмен өйләрендә билгеләп үтәргә чакырды

Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов республикадагы өлкән буын кешеләргә Корбан бәйрәмен өйдә үткәрергә чакырды.

Мәчетләрдә массакүләм чаралардан баш тарту коронавирус таралу куркынычы белән бәйле. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Өлкән буынга аеруча саклану мөһим, шуңа күрә аларга өйдә калырга, үзебезне сакларга чакырабыз. Бездә волонтерлар буенча эшләнгән схема бар инде. Алар өлкән яшьтәге кешеләргә өйләренә бөтен кирәкле әйберләрне китереп җиткерәчәк ", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов мәчетнең үзендә һәм урамда күмәк намаз уздырганда Роспотребнадзор кагыйдәләре турында искәртте. Бу социаль дистанцияне һәм битлек-пирчәткә режимны саклау. Исегезгә төшерәбез, Корбан-2020 җомга көнне, 31 июльдә билгеләп үтеләчәк. Татарстанда ул эш көне түгел. Шуңа күрә татарстанлыларны озын яллар көтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев