Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Нәбиев коронавирус белән чирли

- Мин әле үзизоляциядә. Баш авыртулар була, температура юк. Исне һәм тәмне өлешчә сизәм.

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев коронавирус белән авыруы турында сөйләде.

Омскида казарма җимерелгәннән соң аяксыз калган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев коронавируска тапшырылган тестының уңай булуын әйтте. Яшь кеше үзен яхшы хис итүен яза, авыру җиңел формада уза, күрәсең.

- Мин әле үзизоляциядә. Баш авыртулар була, температура юк. Исне һәм тәмне өлешчә сизәм. Су, витаминнар һәм вируска каршы дару эчәм. Көнгә берничә тапкыр кандагы кислород микъдарын һәм пульсны үлчим. Барысы да яхшы әлегә! - ди Рөстәм.

Искәртеп узабыз, Омскидагы фаҗигадән соң Нәбиев актив яшәү рәвеше алып бара: спорт белән шөгыльләнә, ике кыз тәрбияли һәм Инстаграмда тормышы турында сөйли

Чыганак:Кызыл Таң 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев