Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рубльнең түбән тәгәрәве пенсиягә йогынты ясамасмы?

Рубль түбән тәгәрәгәч, пенсияләр индексацияләнмәячәк, дигән сүзләр йөри. Бу сүзләр дөресме?

Нефть бәясенең нык арзанаюы һәм рубльның түбәнгә тәгәрәве дәүләткә халык алдындагы бурычларын үтәүгә комачаулык ясамаячак, дип ышандыра хакимият вәкилләре.

Алар әйтүенчә, тупланган мая пенсияләрне индексацияләүгә дә, социаль түләүләргә һәм илкүләм проектларны тормышка ашыруга да җитәчәк.

Дөнья базарларында килеп туган хәлләргә һәм рубль курсы төшүгә карамастан, пенсияләр һәм социаль түләүләр индексацияләнәчәк. Моңа бернинди дә шик юк. Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова әнә шулай дип белдергән. Сенатор ханым басым ясап әйткәнчә, индексация (ә аны Конституциядә чагылдыру планлаштырыла) һичшиксез, ясалачак. Шуңа күрә Россия халкына керемнәре кимүдән куркасы юк.

Соңрак бу сүзләрне финанс министры Антон Силуанов та куәтләгән. Министр белдергәнчә, җыелып килгән маяларыбыз барлык социаль бурычларны үтәүне вәгъдә итү мөмкинлеге бирә. Аның әйтүенчә, аерым алганда, Президент поручениеләренең үтәлүенә һәм илкүләм проектларның тормышка ашырылуына шик төшмәскә тиеш.

 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X