Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сабантуйда кайсы театрга  машина бирелде?

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы - волейбол буенча чемпион. Афәрин!

Республикабызда  милли бәйрәмебез Сабантуйлары гөрләп уза. Кичә Чаллыда бәйрәм оешкан төстә узды. Минзәләдә исә театраль  Сабантуй гөрләде. «Минзәлә театрына бик зур рәхмәт. Милли бәйрәмебез югары дәрәҗәдә узды, – ди Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Марсель Мөсәвиров. –  Әлегә кадәр бар яклап уйланылган, барлык нечкәлекләре җиренә җиткереп эшләнгән Сабантуй күргән юк иде».

Республика театрлары артистлары, хезмәткәрләре бер-берсе белән аралашып, уеннарда, ярышларда катнашып рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.  Җыр-моң, дәртле биюләр көне буе дәвам иткән.  

Билгеле инде анда да ярышлар киеренке барган. Безнең театр артистлары  да ярышларда җиңеп, призлы урыннар алганнар. Волейбол буенча чемпион булганнар. Финалда Г.Камал театры командасын җиңгәннәр. Афәрин, Чаллы театры.

Милли көрәштә Габдулла Кариев исемендәге татар театрының яшь артисты Муса Камалов абсолют батыр булып, тәкә белән бүләкләнгән.

Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры коллективы ярышларда иң күп балл  җыйган. Шунлыктан бу театр театраль Сабантуйның төп бүләге – машина белән бүләкләнгән.  

«Без Сабантуйдан бик канәгать булып кайттык. Чын дуслык бәйрәме булды ул. Хезмәттәшләребезнең җиңүләренә сөендек, үзебез дә сынатмадык», – ди Марсель Мөсәвиров.

Фотоларда театраль Сабантуй мизгелләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу