Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр Николай Зотовны соңгы юлга озатты - фотолар, видео

Танылган табиб-педиатрны Чаллының Яшьләр зиратында – хәрби хәрәкәтләр геройлары аллеясында җирлиләр.

26 декабрьдә Чаллыда танылган табиб Николай Зотовны соңгы юлга озаталар. Мобилизация башлангач, ул үзе теләп хәрби махсус операциягә киткән иде. 10 декабрьдә Воронеж өлкәсендә авариягә очрап, гомере өзелде. Ул анда гуманитар йөк алырга барган булган. 

Николай Зотовны бүген Чаллының Боровецк чиркәве яныннан озаттылар. 

– Николай Александрович – чын мәгъәсендә КЕШЕ иде. Кешеләргә карата ачык, үтә игътибарлы һәм ихтирамлы булды. Андыйлар турында Аллаһтан бирелгән педиатр дип әйтәләр. Аны балалар гына түгел, әти-әниләре дә бик яратты. Һәрвакыт энергиясе ташып тора торган, бик позитив кеше иде... Бу – зур югалту, – дип сөйләде «Медицина 24» медицина клиникалары челтәре идарәчесе Татьяна Гирко.   

Николай Зотовка 39 яшь иде. Ул Чаллыда шәхси ашыгыч ярдәм хезмәтое оештырган кеше. Әтисе – Чаллының педиатрия бүлеге җитәкчесе – Александр Зотов. Аларның гаиләсе табиблар династиясе генә түгел, спорт сөюче гаилә буларак та танылган. Николай үзе – 2 тапкыр Эльбруска менгән кеше. Ул анда да танылу ала. 4800 метр биектә бер хатын-кыз аңын югалткач, ярдәм күрсәтеп, гомерен саклап кала.

Танылган табиб-педиатр шулай ук социаль проектлар да оештырган кеше – бушлай лекцияләр, ЭКГ, шикәр күләмен тикшерү, оешмаларга йөрү һәм башкалар. Моннан тыш эшмәкәр Рөстәм Гатин оештырган «Приют человека» социаль проектында да актив катнаша.

– Аның өчен беренче урында – гел кешеләр булды. Николай Александровичның махсус операциягә үзе теләп китеп баруы бөтенебез өчен дә көтелмәгән булды. Яңадан гына белдек, – дип сөйләделәр табибның хезмәттәшләре Александр Колобов белән Ринат Зәйнетдинов.  

Николай Зотов үзенең хәрби операциягә китеп баруы турында социаль челтәрләрдә язган иде: «Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау. Бу сүзләрне һәркайсыбыз балачактан белә. Ватанга хезмәт итәргә минем дә сәгатем сукты. Минем ярдәм, минем тәҗрибәм кирәк урынга китәм. Кешеләрне коткарырга, йөрәкләрне, күңелләрне, тәннәрне дәваларга китәм. Беренче эшелонда китүем белән шат, димәк, минем профессиям хәзер иң кирәге». 

Николай Александровичны соңгы юлга озатырга якыннары, күпсанлы туганнары, дуслары, шәһәр халкы килгән иде. Аларның барысы да табут янында чәчәкләр салдылар, дога кылдылар. Танылган табиб-педиатрны Чаллының Яшьләр зиратында – хәрби хәрәкәтләр геройлары аллеясында җирлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт