Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда төзүчеләрне пылау белән сыйлыйлар

Ишегалды танымаслык булды.

Бүген Автозавод районындагы 22/15 йортында яшәүчеләр Автозавод районы хакимияте белән берлектә «Безнең ишегалды» респблика программасы буенча ишегалларын төзекләндергән хезмәткәрләргә бәйрәм өстәле әзерләп, рәхмәт белдерделәр.

Төзүчеләргә рәхмәт әйтергә, шәһәрдәшләрнең шатлыгын уртаклашырга  Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә килгән иде. «Мин төзүчеләрнең хезмәтен бәяләргә килми кала алмадым. Бу йортта яшәүчеләр өчен мин шат. Ишегалды танымаслык булып яңартылган. «Безнең ишегалды» программасы өчен без барыбыз да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле», – диде ул. 

Төзүчеләр өчен шәһәр артистлары чыгыш ясады.  Шәһәрдәшләр тәмле пылау, компот, салатлар белән сыйладылар. 

«Халык бу проект өчен бик рәхмәтле. Ишегалдында 70 машина кую урыны, балалар мәйданчыклары, киң юллар барлыкка килде. Төзүчеләр бар эшләрне сыйфатлы итеп башкардылар», – диде «Надежда» территориаль-иҗтимагый совет (ТОС)  рәисе Венера Наумкина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды