Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһидә Мортазина: «Күршебез фатирында 5 эт асрый. Нишләргә?»

Этләр хуҗасы: «Переезжайте отсюда», - дип кенә җавап кайтара, ди ул.

Шәһидә Мортазина:

"Бездән бер кат астагы фатирда хуҗасы биш эт асрый. Бер эте немец овчаркасы, икенчесе хаски, калганнарын нинди токым икәнен әйтә алмыйм. Урамга чыкканда борынчак кигермичә алып чыгалар. Овчаркасы поводок белән булгалый. Без бу фатирда 27 ел яшибез, мондый хәлнең булганы юк иде. Йорттагы кешеләр зарланалар. Безнең өйдә йокы бүлмәсендә төшке аш вакытына кадәр этләр өргән тавыш ишетелеп тора. Тормыш иптәшем сменалы эштә. Кайтып ял итәргә, йокларга ирек бирмиләр. Балалар гына түгел, зурлар да подъездга керергә куркалар. Хуҗасы белән ничә тапкыр сөйләштем, ләкин ул: «Они вас не трогают», – кына ди. Мин этнең нәрсә эшләргә җыенганын белмим, шуңа куркам. Этләрне караучы апасына әйткән идем, намордник белән алып чыгыгыз, без куркабыз диеп, «Переезжайте отсюда», – диде. Участковыйлар элегрәк килеп бездән кул куйдырып йөрделәр. Нәтиҗә юк. Боларга нинди дә булса чара күрсеннәр иде".

«Әйтим әле!» сәхифәсендә шәһәрдәшләребезне борчыган, кызыксындырган сорау, мәсьәләләр белән таныштырабыз. Әгәр сезнең дә безгә җиткерер фикерләрегез булса, 8-908-333-03-70 телефонына яза аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев