Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев «Шәһри Чаллы» газетасы героена бүләк тапшырды

Ул Донецк халкына йортларын төзекләндерергә ярдәм иткән иде.

Газетада бер ай элек Илдар Гайсин турында мәкалә чыкты. Ул "Донецкида күргәннәрем" дип атала иде. Шәһәрдәшебез җәйге ялында үз машинасында ДНРга барып, хәрби операция вакытында йортлары җимерелгән әби-бабайларга ярдәм итте.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев "Шәһри Чаллы"дан әлеге язманы укыгач,  аның белән очрашасы килгән. Бүген ул игелекле шәһәрдәшебез эшләгән 86нчы балалар бакчасына килеп, аның белән якыннан танышты.

​​​​​​

Мэр шәһәрдәшебезне "Чын кеше турындагы повесть" герое белән чагыштырды. Бүгенге көн герое диде ул аны. Уйлап карасаң, аны беркем дә бу сәяхәткә мәҗбүр итмәгән. Күңел кушуы, намус кушуы буенча авыр хәлдә калучыларга ярдәм итеп кайткан ул. 

Наил Мәһдиев шәһәрдәшебезнең ерак арага  "Нива" машинасында чыгып китүенә дә таң калды. "Менә ичмасам машина, чит ил машиналарың бер читтә торсын" , диде ул. Үзенең дә "Нива"сы бар икән. Илдар Гайсинның машинасы 9 еллык, мэрныкына 8 ел. Наил Мәһдиев шулай ук тагын бер нәрсәгә игътибар иткән. Яңа танышы Илдар Гайсин Украинада, Ивано-Франковск өлкәсе Коломыя  шәһәрендә  хезмәт иткән булган. Наил Мәһдиевның әтисе Гамбәр ага да шунда.

Шундый эчкерсез очрашуга мэр буш кул белән килмәгән. Алтын куллы, алтын йөрәкле шәһәрдәшебезгә ул эш кораллары - метиз тауарлары, балта остасы hәм слесарь кораллары, элетроперфоратор, электролобзик, аккумуляторлы шуруповерт бүләк итте. Балта остасы өчен бу искиткеч кирәкле  әйберләр.

Ә очрашуда катнашкан журналистларга мэр Илдар Гайсин кебек игелекле, батыр кешеләр турында күбрәк язарга кирәк дип мөрәҗәгать итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев