Игътибар: Чаллы паркларында сары, зәңгәр киемнән кешеләр йөри
Яңалыклар тасмасы

Игътибар: Чаллы паркларында сары, зәңгәр киемнән кешеләр йөри

Кулларында - аппарат.

Алар - территорияне талпаннардан агулаучы белгечләр. Хәзер бөҗәкләрнең активлашкан чагы. Тиздән шәһәр парклары ачылачак. Шуңа күрә иң беренче кеше күп йөри торган урыннарны - парк, скверларны - эшкәртәләр. Агуны үлән, агач төпләренә, куакларга, асфальт тирәләренә һәм кәҗә сукмакларына сиптерәләр. 

"Без паркларга 3 көн йөрмәгез, дип белдерүләр элеп чыктык. Агулагач, 3 көн үтәргә тиеш бит. Дезинфекцияне шәһәр үткәрә. Без кисәтү ясыйбыз", - дип сөйләде "Кулҗтура һәм ял паркы" директоры урынбасары Ришат Сәлимгәрәев. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


талпаннар дезинфекция

Нет комментариев