Сак булыгыз: мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапкан
Алар СМС-код сорыйлар.
Мошенниклар халыкны алдау буенча яңа схема уйлап тапкан. Алар МФЦ хезмәткәрләре булып шалтырата һәм СМС белән җибәрелгән кодны әйтүне сорый. Шул рәвешле алар РФ дәүләт хезмәтләре порталына үтеп керә. Анда, белгәнебезчә, кешенең бөтен документлары теркәлгән.
Полиция хезмәткәрләре МФЦ белгече булып шалтыратучы кешеләргә ышанмаска сорый. МФЦ хезмәткәрләре беркайчан да клиентларыннан телефон аша мәгълүмат сорамый. Хәтта хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен дә почта һәм электрон адресларына җибәрми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев