Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәламәтлек саклау министры мөрәҗәгать белән чыкты

«Сәламәтлегегез үзегезнең кулыгызда», - ди ул.

Республикада аномаль һава торышы урнашу сәбәпле, авырып китүчеләр саны артуы ихтимал. Аеруча хроник чирләре булган кешеләр, өлкән яшьтәгеләр, балалар һәм ачык һавада эшләүчеләр куркыныч астында. Озак вакыт кояш астында йөрү пешүгә, эссе сугуга һәм башка чирләрнең кискенләшүенә китерергә мөмкин. 

ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин мөрәҗәгать белән чыкты. Ул саклык чараларын күрергә һәм күбрәк су эчәргә киңәш итте. 

«Татлы эчемлекләр кулланмаска тырышыгыз. Алар организмны сусызландыра гына. Табигый тукымалардан тегелгән, иркен, сулый торган киемнәр кияргә кирәк. 11-17 сәгать аралыгында урамга чыкмый торсагыз хәерлерәк. Бу вакытта кояшның актив чагы. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирегез. Якыннарыгызның, бигрәк тә өлкәннәрнең һәм балаларның хәлен күзәтеп торыгыз. Баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, косу, тән температурасы күтәрелү кебек симптомнар күзәтелсә, тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә тырышыгыз. Сезнең сәламәтлегегез үзегезнең кулыгызда", - ди ул. 

5, 6 июльдә республикада һава торышы +37 градуска кадәр күтәреләчәк.  

Эссе сукмасын өчен нишләргә? Нинди эчемлекләр эчәргә? Чаллын табибы Дамир Хамматов киңәшләре монда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев