Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салават кубогына узышлар

Ярат­кан җыр­чы­быз Сала­ват Фәт­хет­ди­нов ки­лә­се ел­да 25нче узыш­лар уза­ча­гын әйт­те. “Аны­сы­на нык­лап әзер­лә­нә­чәк­без. Бу юлы спорт­чы­лар­га ава­ри­я­сез узыш­лар те­лим”,- ди­де.

Ва­тан­ны сак­лау­чы­лар кө­нен­дә шә­һәр ип­под­ро­мын­да Са­ла­ват ку­бо­гы­на 24нче хәй­рия ав­тоу­зыш­ла­ры бул­ды. Бы­ел­гы спорт бәй­рә­ме ТАС­СРның – 100, Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да җи­ңү­гә 75 ел­ тулуга һәм Чал­лы ту­ган көн­гә ба­гыш­лан­ды.
Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев бәй­рәм­гә ки­лү­че­ләр­не их­лас кот­ла­ды. Спорт­чы­лар­га ярыш­лар­да уңыш­лар те­лә­де. “Бу Чал­лы өчен үзен­чә­лек­ле бәй­рәм. Күп­мил­ләт­ле хал­кы­быз бы­ел ТАС­СРның 100, Җи­ңү­нең 75 ел­лы­гын бәй­рәм итә. Спорт­чы­лар­га, оеш­ты­руч­ылар­га зур рәх­мәт. Чал­лы­да Рос­си­я­дә бер­дән­бер бул­ган хәй­рия узыш­ла­рын 24 тап­кыр уз­дыр­ган өчен Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов­ка рәх­мәт”, – ди­де ул.
Ярат­кан җыр­чы­быз Сала­ват Фәт­хет­ди­нов ки­лә­се ел­да 25нче узыш­лар уза­ча­гын әйт­те. “Аны­сы­на нык­лап әзер­лә­нә­чәк­без. Бу юлы спорт­чы­лар­га ава­ри­я­сез узыш­лар те­лим”,- ди­де.Ул старт взнос­ла­рын­нан кер­гән 100 мең сум ак­ча­ны Чал­лы­ның ятим­нәр йор­ты­на бү­ләк ит­те.
Ярыш­лар җи­тәк­че­се Алек­сандр Сот­ни­ков төп ярыш­лар­ның 11нче таб­ли­ца бу­ен­ча узу­ын әйт­те. 11 спорт­чы көн­дә­ше бе­лән ике тап­кыр оч­раш­ты. “Ярыш­лар­да узыш ав­то­мо­биль­лә­ре ге­нә кат­на­ша”, – ди­де ул.
Рос­сия, Та­тар­стан, Чал­лы әләм­нә­рен иң яшь узыш­чы, спорт мас­те­ры Рөс­тәм Фәт­хет­ди­нов кү­тәр­де. Ан­на­ры ип­по­дром­да ма­вык­тыр­гыч узыш­лар бул­ды. Спорт­чы­лар Мин­ти­мер Шәй­ми­ев, На­ил Мәһ­ди­ев хөр­мә­те­нә дә узы­шып, бү­ләк­ләр ал­ды­лар.
Са­ла­ват ку­бо­гы Ев­ро­па Чем­пи­о­ны Ай­дар Ну­ри­ев­ка эләк­те. Икен­че урын­да – Рә­сүл Миң­не­ха­нов, өчен­че урын­да Рөс­тәм Фәт­хет­ди­нов. Приз­лы урын ал­ган спорт­чы­лар­га кыйм­мәт­ле бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды.
Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев