Салават Миңнехановның шатлыгы эченә сыймый. Ни булган?
Яңалыклар тасмасы

Салават Миңнехановның шатлыгы эченә сыймый. Ни булган?

Мәскәүдән посылка килде дигән смс-хәбәрне алгач, җырчы таңны чак аттырган да почта бүлекчәсенә чапкан.

Ә анда аңа “текелдәп” торган посылка тоттырып кайтарганнар.

Бактың исә, артист совет заманы кул сәгатьләрен җыя икән. Полёт заводында 1990 елларда чыккан МИГ-29 моделен бик озак эзләгән булган. Һәм менә будильниклы әлеге сәгатьне сатып алган. Шуңа чиксез куана. Уйлап карасаң, бәхет өчен күп тә кирәкми инде, әйеме? 
Алай-болай берәрегезнең сондык төбендә өр-яңа килеш кулланылмаган сәгать ята икән, Салават Миңнехановка хәбәр бирегез. Сатып алам ди ул.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев