Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Санитар нормаларның үтәлешен Чаллы кафеларында тикшерәләр

Яр Чаллыда кулланучылар базарының 2 133 объекты битлек, перчаткалар куллану, дистанция линияләре булу һәм биналарны вакытында чистартып тору буенча тикшерелде.

Бу хакта иртәнге киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте. Тикшерүләр фотоотчет белән раслана һәм Роспотребнадзорга җибәрелә. 11 июньнән башлап эшли башлаган җәйге кафелар да тикшерелә. Бүгенге көндә шәһәрдә 42 шундый бина эшли. Наталия Кропотова искәртеп узганча, бер өстәл артында 4 кешедән артык булырга тиеш түгел, өстәлләр арасы 1,5 м тәшкил итәргә тиеш.

Яр Чаллыда «Гадәттән тыш хәл вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» РФ КоАП 20.6.1 маддәсе буенча барлыгы 199 бозу очрагы ачыкланган. 8 июньнән 28 июньгә кадәр суд тәртибендә 29 беркетмә каралган, 870 мең сумлык штраф салынган.

 

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев