Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Сез үз акылыгыздамы? Ә ковид булса?» - Римма Никитина банкетта температура булган килеш чыгыш ясаган

Җырчы Римма Никитина, температурасы булган килеш, юбилейда чыгыш ясаган. Ул бу хакта үзенең инстаграмында язган.

Җырчы Римма Никитина, температурасы булган килеш, юбилейда чыгыш ясаган. Ул бу хакта үзенең инстаграмында язган.

«Температурам 38,9 булса да, тамашачы арасына елмаеп чыгам. Аңлавыгыз өчен рәхмәт. Ничек бар — шулай», — дигән ул. Аннан алдагы постында Римма Никитина бер атна температура белән өйдә ятуы турында әйтә.   

Инстачылар, җырчының әлеге адымы акылсызлык булуны искәртеп, күпсанлы комментарийлар калдырганнар.  

«Без тәүлек буе эшләп, кеше гомерләре өчен көрәшәбез. Ә сез пандемия вакытында температура белән банкетларга йөрисез», — дип язган бер ашыгыч ярдәм фельдшеры.   «Короновирус вакытында температура белән халык арасына чыккансыз»;  

«Сез үз акылыгыздамы? Ә ковид булса?»;  

«Нинди җавапсыз кеше»;  

«Башкаларны сакларга кирәк! Бездәге бер чарага мулла температура белән килгән иде. Башкаларга да йоктырды. Ун көн эчендә арабыздан ике кеше якты дөнья белән хушлашты. Мондый мөнәсәбәт белән без бу чирне беркайчан да җиңә алмаячакбыз», — дип язганнар алар.   

 

Чыганак Матбугат.ру

Фото: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев