Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шә­һә­р марш­рут­ла­ры­на күп ке­ше сый­ды­рыш­лы ав­то­бус­лар чык­ты

Мәс­кәү бү­ләк ит­кән 40 “Ли­АЗ” ав­то­бу­сы кон­курс нә­ти­җә­се бу­ен­ча 22 нче һәм 26нчы марш­рут­лар­га җи­бә­рел­де. Тиз­дән әле­ге марш­рут­лар­га бер­ни­чә “МАЗ” да өс­тә­лә­чәк. 

Ха­ки­ми­ят­нең мат­бу­гат үзә­ге хә­бәр ит­кән­чә, ав­то­бус­лар ир­тән­ге 5тән кич­ке 11гә ка­дәр ха­лык­ка хез­мәт күр­сә­тә. Зур ав­то­бус­лар чын­нан пас­са­жир­лар өчен уңай­лы. Үзем бер көн­не 22 нче марш­рут­та­гы ”Ли­АЗ”­га уты­рып кайт­тым. Ир­кен, чис­та ав­то­бус­та ки­рәк җи­ре­ңә ба­ру рә­хәт. Мо­ны юл­даш­ла­рым да рас­ла­ды. “26нчы марш­рут­та­гы ав­то­бус­ка пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­ты тук­та­лы­шы­нан уты­рып кит­тем. Дө­рес, “Га­зель”­гә ка­ра­ган­да 5 ми­нут­ка озаг­рак кайт­тым, аның ка­ра­вы ав­то­бус ясал­ма кар­шы­лык­лар­ны сиз­дер­ми­чә ге­нә уз­ды. Кон­ди­ци­о­не­ры да бар, ир­кен, тран­с­порт кар­та­сы бе­лән тү­ләү мөм­кин­ле­ге дә бул­ды­рыл­ган. Элек­трон таб­ло тук­та­лыш исем­нә­рен күр­сә­теп то­ра. Кыс­ка­сы, ми­ңа ав­то­бус оша­ды. Озын го­мер­ле бул­сын­нар иде”, - ди Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Гө­лү­сә Гай­нет­ди­но­ва.

Аның фи­ке­ре­нә иге­зәк ба­ла­лар әни­се Лю­ция Ярул­ли­на да ку­шыл­ды. “Ирем ко­ман­ди­ров­ка­га кит­кән­дә ике кеч­ке­нә ба­ла бе­лән ЗЯБ­тан яңа шә­һәр­гә ба­ру ал­мый ин­те­гә идем. Шө­кер, шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре сүз­лә­рен­дә тор­ды: урам­нар­да ав­то­бус­лар йө­ри баш­ла­ды. Хә­зер тү­бән идән­ле, уңай­лы ав­то­бус­ка ба­ла ар­ба­сы бе­лән уты­рып бу­ла. Мәс­кәү һәм Чул­ман прос­пект­ла­ры­на да ав­то­бус­лар җи­бәр­сен­нәр”, - ди­де ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев