Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры көрәш буенча Чаллы шәһәре командасы белән очрашты (+фотолар)

Чара барышында спортчыларның югары спорт казанышлары өчен бүләкләр тапшырылды.

«Чаллы ике ел инде көрәштә беренче, беренчелекне берәүгә дә бирергә ярамый, – дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры спортчыларга. – Яр Чаллыда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу спорт төре Татарстанда иң яраткан спорт төрләренең берсе, ул милли тәңгәллек турында сөйли».  
Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен урыннар булдыру буенча эш дәвам итә. М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә көрәш бүлеге эшчәнлеге алып барыла, федерация инициативасы буенча 2020 елда «Виктория» мәктәбе базасында икенче бүлек ачылды, бу исә шәһәрнең яңа өлешендә әлеге спорт төре белән колачлауны көчәйтергә мөмкинлек бирде. «Көн тәртибеннән «Витязь» көрәш үзәген төшереп калдырмыйбыз, чиратта «Олимпия» спорт мәктәбен капиталь ремонтлау, яшьләр спорт белән шөгыльләнә алырлык башка спорт объектлары. Киләсе елда без яңа мәктәпләр төзергә планлаштырабыз, анда да яңа бүлекләр ачу мөмкинлеген карарга кирәк», - дип уртаклашты шәһәр башлыгы.
Яр Чаллы шәһәренең көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев хәбәр иткәнчә, хәзер көрәш белән 40тан артык өлкән һәм 200дән артык яшүсмер шөгыльләнә. Бүлекчә эше барышында 1000нән артык спортчы массакүләм разрядларын башкарды, 28 спортчы беренче спорт разрядын алды, 32 спортчы спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде, 11 спортчы спорт мастеры дигән исемгә лаек булды.
2020 елда билбау көрәше буенча Дөнья Чемпионы буларак Виталий Колесников, көмеш призер буларак Рәнис Гыйлаҗетдинов танылды. 2021 елда Ришат Исхаков – Дөнья Чемпионы булды, Эльдар Хәмитов бронза медаль яулады. Спортчылар шулай ук билбау көрәше буенча Россия Чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар. Шулай ук Яр Чаллы шәһәре командасы ике ел рәттән (2020-2021 еллар) Татарстан Республикасы Чемпионатында җиңүче булып тора.  
Мэр билгеләп үткәнчә, Яр Чаллыда әлеге юнәлешне үстерү өчен тренерлар штатын көчәйтергә, Комсомол районында бүлек ачарга, «Витязь» комплексына кадәр балалар трансферын планлаштырырга кирәк. Бу юнәлешләр хәзер эштә.
Ул Яр Чаллы шәһәренең көрәш федерациясеннән спортчыларга халыкара һәм бөтенроссия ярышларында югары спорт казанышлары өчен, бүләкләр тапшырды, сәламәтлек, шулай ук алга таба җиңүләр теләде.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт