Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чаллылыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлый

Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

4 ноябрьдә билгеләп үтелүче илкүләм бәйрәм үз эченә Ватан үсешенең дүрт гасырдан артык тарихын туплый.
1612 елда безнең ата-бабаларыбыз, эчке каршылыкларны җиңеп, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, дәүләтнең бөтенлеген һәм бәйсезлеген саклап кала алдылар һәм бөек Россия империясе барлыкка килүгә нигез салдылар.
Ватаныбыз ныклыкка бер генә тапкыр сыналмады. Аның язмышына күп кайгылар һәм авырлыклар туры килде. Әмма күпмилләтле Россия халкының какшамас холкы, бердәмлеге көче һәм туган җиргә тугрылыклы булуы белән безнең илне берәү дә җимерә алмады.
Бүген Россия – аякларында нык торучы һәм киләчәккә ышанычлы караучы дәүләт. Бу – Ватаныбызның алга таба чәчәк атуы һәм аның халыкара абруен ныгыту өчен бөтен көчләрен, белемнәрен һәм осталыкларын бирүче барлык россиялеләрнең казанышы.
Дәүләтебезнең икътисадый һәм социаль иминлегенә Татарстанның хезмәт сөючән халкы зур өлеш кертә. Бүгенге бәйрәм республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы эгидасы астында уза.Бу милләтара һәм конфессиональара татулыкны ныгытуга дәүләт дәрәҗәсендә җитди игътибар бирелүенә ачык дәлил.
Чаллылылар өчен бер-береңне хөрмәт итү һәм дуслык төшенчәсе һәрвакыт актуаль. Безнең шәһәрне һәм дөньяда иң эре автомобиль заводларының берсен уртак максат белән берләшкән тырыш халык төзегән. Алар илебез елъязмасына алтын хәрефләр белән язылып куелган хезмәт батырлыгы кылдылар.
Бүген, күп гасырлар элек булган кебек үк, илебезнең рухи куәтен халык бердәмлеге, тынычлык, дуслык һәм үзара аңлашу тәшкил итә. Без Россия, Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәре данын алга таба арттыру өчен ышанычлы нигез булып торган әлеге мәңгелек кыйммәтләрне сакларга тиеш.
Бу бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим!
Бәйрәм белән сезне, Халыклар бердәмлеге көне белән!

Н. Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау