Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең алтын юбилярларын котлады

Яр Чаллыда Шәһәр көненә һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган махсус чара - туй юбилярларының тантаналы парады узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.

Шәһәр мэры гомер буе кулга-кул тотынышып яшәгән Чаллы халкы белән аралашты, Чаллыда яхшы традицияләр күп, дип уртаклашты, шуларның берсе - шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән, һөнәрендә, иҗатында, спортта, җәмәгать тормышында билгеле бер биеклеккә ирешкән шәһәр кешеләрен хөрмәтләү, шулай ук Республика көне һәм Шәһәр көне алдыннан туй юбилярлары парады кебек җылы бәйрәмнәр уздыру кебекләрен атады.

Тантаналар сараена дүрт гаилә килгән иде. Һәр парның - үз шәхси, бай, кызыклы тарихы, мәхәббәт һәм үзара аңлашу белән хисле үзенчәлекле тарихы бар.

Мәсәлән, Владимир һәм Нина Макарцевлар бөтенсоюз төзелешенә бөтенләй яшь килеш килгән булганнар, һәм аларның мәхәббәт тарихы завод туристик слетында башланган. Бүген аларның дүрт оныгы үсеп килә.

Хәмзә белән Фәүзия Зәкиевлар үз үрнәкләрендә мәхәббәтнең, ихтирамның һәм түземлелекнең срогы булмавын күрсәттеләр.

Владимир һәм Галина Макаровлар танышканнан соң бер ай узгач өйләнешәләр, һәм бер-берсенә тугры булып калалар, шулай мәхәббәтләре белән горурланалар.

Һәрберебез өчен өй һәм гаилә - иң төп кыйммәтләр. Нәкъ менә гаиләдән кешенең тормышы башлана. Бу хакта Рәшит һәм Диләрә Бартдиновлар гаиләсе сәйләде. Алар Чаллыга 1963 елның маенда килгән булганнар һәм шәһәрдә гомерлеккә калганнар.

Чара азагында шәһәр мэры гиләләрнең һәрберсенә җылы рәхмәт белдерде, чаллылыларны бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау юбилярлар

2
X