Шәһәр ярминкәләрендә 900 тоннадан артык продукция сатылган
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр ярминкәләрендә 900 тоннадан артык продукция сатылган

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең 3 мәйданчыгында – Г.Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда), «Южный» агросәнәгать паркы һәм Ипподром территориясендә дәвам итә.

13 муниципаль районнан 30 млн сумнан артык суммага 900 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.
Ярминкәләрдә зур күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде: бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, ит, сөт продукциясе, йомырка, атланмай, балык һ. б.
Ипподромның ярминкә мәйданында Менделеевск муниципаль районы оештырган концерт программасы ярдәмендә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.

Фото: http://nabchelny.ru/

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ярмарка сельхозпродукция

Нет комментариев