Шәһәрдәшебез Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры вазыйфасына билгеләнде
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшебез Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры вазыйфасына билгеләнде

Туфан Имаметдинов бу постка Казан ТЮЗыннан күчә.

Якын көннәрдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры коллективына яңа баш режисер - Туфан Имаметдинов тәкъдим ителәчәк.
36 яшьлек Туфан Имаметдинов тумышы белән Яр Чаллыдан. Ул Гали Акыш исемендәге татар лицеен тәмамлаган. Мәскәүдә мәдәният институтында укыган, ә аннары, өченче курстан, ГИТИСта - режиссерлык факультетында белем алган. Милләтләр театрында режиссер булып та эшләгән.
Туфанның Чаллы татар драма театры труппасы белән эшләү тәҗрибәсе дә бар - ул Жеральд Сиблейрасның «Җил тирәкләрдә шаулый» спектаклен куйган булган.
Туфан Имаметдиновның соңгы эш урыны - Казан ТЮЗы, ул анда баш режиссер булып хезмәт иткән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


билгеләнү

Нет комментариев