Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Шәһри Чаллы"да "Гашыйклар көне" конкурсына йомгак ясадык

Интсаграм аккаунтыбызда Гашыйклар көненә багышланган бәйге узды. Аның шартлары буенча, сөйгән кешеңә багышлап, татарча җырларга кыска видео төшерергә кирәк иде.

Беренче булып видеоны Чаллыдан Гөлназ Мингатина җибәрде. Аңа 32 яшь, ул : “Ильмира Нәгыймова иҗатын яратам, бу җыры күңелемә нык якын” дип уртаклашты, һәм музыкаль бүләген тормыш иптәше Илнурга багышлады.

“Сөям сине, сөям сине , сөям сине үлгәнче, бөдрә чәчләрең коелып, пеләшең күренгәнче” дигән шаян җырын Казаннан Альмира Ибраһимова тормыш иптәше Рифатка багышлады. “Халыкка гадәти булмаган җырны ишеттерәсем килде. Алайса хәзер барысы да җитди, моны уен-көлкене аңлый белгән кеше рәхәтләнеп тыңлар” ди күп бәйгеләрдә катнашучы язылучыбыз.

Өченче видео Чаллыдан Рәсилә Ильясованыкы. Аңа 48 яшь. Ул Илнур Мусин репертуарыннан җырны үзе гармунда уйнап башкарды. “”Синсез яшәү миңа нигә” дигән җыр аша ирем Рәсимнән башка бу дөньяның яме булмасын  аңлатасым килде”диде ул. Февраль аенда әлеге пар туй көннәренең 34 елын билгеләп үткән, киләчәктә дә гаиләләренә саулык, иминлек телибез!

Шәһәрдәшебез Фәнзия Гизетдинова да җырын тормыш иптәше  Мирзанурга багышлаган. Ул Марат Яруллинның “Миңа дигән ярым син” җырына биеп, куллары белән йөрәк рәсеме дә күрсәтте.

Алексеевск районы, Түбән Тигәнәле авылыннан Гөлүсә Сибатова безнең  актив подписчигыбыз, ул бик күп бәйгеләребездә катнаша.  “Мәхәббәт темасына иң беренче булып башыма  “Мин мине яратам” җыры  килде”, ди ул. Видеода  кара күзлек, башына түбәтәй кигән образда кулына йөзек тотып сөюен белдерде.

6нчы сан астында катнашкан  Миләүша Бухарметова – Чаллыдан. Ул Рузилә Хәертдинова башкарган “Сине яратам” җырына видео төшергән, аны “ирем Айнурга багышлыйм” дип язды.

Азнакай районы, Урманай авылыннан Миләүшә Кәлимуллина  үзе башкарган җырын дусларына багышлады.

Тукай районы Калмия авылыннан Эльмира һәм Альберт Миңнебаевлар бәйге турында инстаграм  челтәреннән күреп белгән. Ризат һәм Зинира Рамазановларның “Син мине үзгәрттең” җырын алар үз авылларының мәдәният йортында башкарган. “Тамашачы чыгышыбызны бик җылы кабул итте һәм бу җыр безнең гаиләнең гимны булып калды” дип уртаклашты Эльмира.

Чаллыдан Алсу Камалиева Хәния Фәрхи репертуарындагы җырны сайлаган. Ул видеосын ире Рөстәмгә багышлады.

Фәнидә Гыйниятова Башкортстанның Аскын районыннан. Ул  блогер, 24 меңнән артык подписчигына  тәмле ашлар әзерләргә өйрәтә. “Ландыш Нигъмәтҗанованың “Яратам” җырын элек концертларда да башкара идем, бәйгедә исә аның аша тормыш иптәшем Марсельгә мәхәббәтемне белдерәсем килде”, - ди Фәнидә ханым.

Минзәлә районы Тулбай авылында яшәүче Алмаз һәм Фәния Гатиннар да Марат Яруллин җырын сайлаган. Аның “Миңа дигән ярым син” дигән сүзләренә алар матур итеп парлашып бии, төрле хәрәкәтләр аша бер-берсенә мәхәббәтен аңлата.

Иң соңгы булып бәйгегә үз видеосын ерак Оренбург  өлкәсендә, Яфар авылында яшәүче Нурзия Шабаева җибәрде. Аңа 21 яшь, ул шушы өлкәдә яшәүче татар яшьләр оешмасын җитәкли, инстаграм аккаунтыбыздагы яңалыклар белән танышып бара икән. “Ришат Төхвәтуллин башкарган “Серле төнем” җыры - минем сөйгәнемә булган иң якты хисләрне, хыялларымны, өметләремне туплаган, шуңа мин бу җырга бер ишетүдә гашыйк булдым”дип язды ул.

 Сайтыбызда 6 көн дәвамында катнашучылар өчен тавыш бирү барды. Иң беренче көннән иң күп тавыш җыеп башкалардан алга киткән Мөслим кызы Эльза Хисамиева иң күп тавыш җыеп, җиңү яулады. 


Аңа 23 яшь. Ул Мөслимдә яши. Эльза Зөлфирә Шәйдуллина башкаруындагы «Бер гомер җитәр микән» җырын үзе башкарып, видеога яздырып җибәрде.
–Мин кечкенәдән җырлыйм. Мөслимдәге «Җырлы язмышлар» коллективына йөрим. Җитәкчебез Ләйлә Кәрамова бик тынгысыз кеше, шунлыктан без һәрвакыт нинди дә булса чарада үзебезне күрсәтергә ашыгабыз. 
Әнием Василә дә җыр-моңга гашыйк кеше. Без гаиләдә 5 бала. Барыбыз да җырларга яратабыз. Үзебезнең гаилә ансамбле бар.  
“Шәһри Чаллы” үткәргән конкурста катнашуымны белгәч, бөтен Мөслим күтәрелде дип әйтә алам. Үзем укыган мәктәп тә, музыка мәктәбе дә  миңа теләктәшлек белдерделәр, инстаграмга да, ВКонтакте социаль челтәрләренә тавыш бирү турында язып чыктылар. Танылган скрипкачы Динә апа Закирова да үз Инстаграмында минем турында сторис урнаштырды. Бөтен туган-тумача, дуслар кушылды. 1234 тавыш җыйдым! Аннары җиңүемне белгәч, утырып еладым. Минем өчен тавыш биргән, минем өчен җан атып торган бөтен кешегә дә рәхмәт әйтәм, – дип сөйләде Эльза. 
Эльза инвалид. Бер күзе курми.. Баксаң, Эльза бик кечкенә – нибары 1 килограмм 700 грамм авырлыкта, 7 айлык булып дөньяга килгән. Хастаханәгә “үстерергә” җибәргәч  аны ультрашәмәхә лампа астында яткырганнар. Сабыйның битен капламаган булганнар. Бер күзенә зыян килгән. Шунысы сөендерә, Эльза бер дә  үзен инвалид итеп хис итми. 
«Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы Резидә Юсупова да җиңүче кызыбызның тырыш һәм бик тә кыю булуын билгеләп үтте. 
– Синдә яшәү көче бар! Тормышны яратасын– бу әллә кайдан күренеп тора. Берүк талантың үссен, шундый алга баручан, максатчан характерың үзгәрмәсен, яратып һәм яратылып яшәргә насыйп итсен! – дип изге теләкләрен җиткерде Резидә Мәхмүт кызы һәм Эльзаны Гашыйклар көне белән котлап, олы йомшак аю бүләк итте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс

2
X