Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрнең берничә районында кайнар су булмаячак

7 июльдән 20 июльгә кадәр Сидоровка, ГЭС, сәнәгать мәйданчыгы һәм БСИ объектларында кайнар су булмаячак.

Кайнар суны туктату 510, 511, БСИ җылылык үткәргечләренең тыгызлыгына һәм ныклыгына гидравлик сынаулар һәм агымдагы ремонт үткәрү һәм кимчелекләрне бетерү максатларында башкарыла.

Бу ел тәҗрибәсе күрсәткәнчә, күпчелек очракта йортларга кайнар су бирүне сүндергәннән соң 4-5 көн эчендә яңарталар.

Быел Чаллыда опрессовка 18 майда башланды. Яңа шәһәрдә җылылык челтәренең гидравлик сынаулары дүрт этапта уза, аларның икесе уңышлы тәмамланган, ә шәһәрнең иске өлешендә – 2 этапта. Шәһәрнең иске өлешендә опрессовканың беренче этабы да тәмамланган. Ул 23 июньдә старт алды, 6 июльдә тәмамланырга тиеш иде, әмма эшләр алданрак бетте. Гидравлик сынаулар үткәрү барышында торбаүткәргечләрнең 11е зыян күргәнлеге ачыкланган, алар оператив рәвештә бетерелгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җылылык энергетиклары ял көннәрендә дә эшләвен дәвам итә.

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев