Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сидоровка поселогында Яңа ел чыршысын кабыздылар

Комсомол районында Сидоровка паркында Яңа ел чыршысы ачылды.

Чаллылыларны якынлашып килүче Яңа ел белән муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин, Шәһәр Советы депутатлары Рубин Бадиков, Әбделхак Батюшов, Владислав Гаврилов котладылар, шәһәрдәшләргә бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм Яңа елда татулык теләделәр.
Яңа ел чыршысын ачу бәйрәмендәге күңелле музыка, конкурслар, җырлар һәм биюләр чаллылыларны битараф калдырмады. Бәйрәмнең үзенчәлеге – яктылык тамашасы. Яңа ел мәйданчыгында балалар өчен аттракционнар һәм уен мәйданчыклары, таулар оештырылды.
Бәйрәм кәефен һәм атмосферасын «Энергетик» мәдәният сарае иҗат коллективлары һәм «Яшүсмер» яшьләр һәм яшүсмерләр клубы педагоглары булдырды.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел