Сигез айлык бала коляскада янып үлгән
Яңалыклар тасмасы

Сигез айлык бала коляскада янып үлгән

Авыл кешеләре әйтүенчә, бала ата-анасының ваемсызлыгы аркасында үләрлек дәрәҗәдә пешкән.

Пермь өлкәсенең Култаево авылында фаҗигале хәл килеп чыккан. 8 айлык бала коляскадагы одеял яну аркасында пешеп үлгән. 

Авыл кешеләре әйтүенчә, бала ата-анасының ваемсызлыгы аркасында үләрлек дәрәҗәдә пешкән. Аның әти-әнисе исереп йоклаган булган. 

URA.Ru сайты хәбәр итүенчә, хәзер баланың әти-әнисе, коляскада янгын чыгуда зур балаларын гаепли. Янәсе ул зажигалка белән уйнаганда ялгыш бала өстенә ябылган одеялга ут кабызган. 

Үлгән баланың әти-әнисе хокук саклау органнарында исәптә торуы мәгълүм. Төбәктәге тикшерү комитеты бала үлеме буенча әлегә комментарий бирмәгән. 
 


01 пожар огонь мчс су елга фаҗига

Нет комментариев