Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сигез айлык сабый өстенә кайнап торган кәстрүл төшергән 18+

Табиблар 55% тәне пешкән сабыйны коткарганнар

Чиләбе өлкәсе балалар клиник хастаханәсе табиблары кайнар су тулы кәстрүл өстенә койган сигез айлык малайны коткарган. Баланың тәне 55% тан артык пешкән, ул 10 операция кичергән.

40 көннән артык малай реанимациядә үткәргән, 33 көн дәвамында ул ИВЛ аппаратында булган. Палатада температура 30 градустан да ким түгел иде. Медикларга мондый шартларда эшләү бик авыр, әмма кечкенә балага уңайлы дип әйтәләр.

Сабыйларның тән пешүе бер елга кадәр кискен санала. 8 айлык пациентның очрагы хәтта тәҗрибәле белгечләр өчен дә катлаулы булды. Малайны торгызу озак айлар дәвам итәчәк, шуннан соң аңа пластик операцияләр ясалачак.

Чыганак: НТВ 

Фото: odkb74_ru / vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев