Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Симерүгә - налог

Россия фастфудтан салымнар симерүне дәвалауга юнәлдерергә тәкъдим иттеләр

Фастфудтан кергән салымнарны Россиядә симерүне профилактикалауга һәм дәвалауга юнәлдерергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РФ Дәүләт Думасының ТР буенча депутаты Борис Менделевичка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Мин хәзер мәсьәләне өйрәнәм һәм мондый закон проектын эшләү мөмкинлеген карыйм. Минемчә, яңа документ өч төп аспектны чагылдырырга тиеш: продуктларның калориясен чикләү, фастфудка салым һәм ярлылык дәрәҗәсен киметү. Бу юнәлештә системалы эш кенә кешеләрнең сәламәтлеген сакларга мөмкинлек бирәчәк", - дип уртаклашты Менделевич.
Аның сүзләренә караганда, хәзер Россиядә артык тән массасы 55% ка якын. Шуңа күрә әлеге проблема белән көрәш буенча закон кабул итү зарурлыкка әверелә.

Чыганак Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев